27 апрель көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен И.И.Шишкин иҗаты буенча «Бөек пейзаж остасы» дигән арт-сәяхәт уздырды.
Китапханәче рус рәссамының тормыш юлы һәм иҗаты турында танып белү материалы әзерләде, бөек рәссамның рәсемнәре буенча виртуаль экскурсия үткәрде. Балалар аның «Корабельная роща», «Утро в сосновом лесу», «На севере диком», «Жатва» һ.б. танылган әсәрләренең ясалу тарихы турында мәгълүмат алды.
Чара мәктәп укучыларын күренекле оста И.И.Шишкин әсәрләре белән таныштырырга һәм рус табигатенә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итте.
|